Кичә Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында әдип Әнгам абый Атнабаевның тууының 90 еллыгына багышланган хәтер кичәсе үтеп китте.
Турысын әйткэн - туганына ярамаган, ди халык. Бу сүзләр Әнгам абыйга кагылмый, дип уйлыйм. Гомере буенча туры сүзле булды ул. Шагыйрь, әдип чынында шундый булырга тиештер дә. Туганнары да, дуслары да Әнгам абыйның туры сүзеннән кителмәде. Залда үзен кочаклап утырган кайберәүләрдән гайре. Шуңа да, үзе әйткэнчә орден-медальләр дә урап узды аны...
Ләкин аны халык яратты. Ярата да. Сөенеч ки, зал тулы иде... Тышта сафура бураннары, җылы театр бинасында динамиклардан Әнгам абыйның күңелне тетрәндерә торган самими сүзләре.
Менә кайттым да, уйланып та, хисләнеп тә алдым бераз...
Бабай булгансың, ләбаса, Яшь күңелле Атнабай. Чәчләрең чалга мансаң да, Холыкың һаман ябай.
Дусларың килгән мәҗлескә, Акыллы сүзләр сөйли. Яраткан җырчыларыбыз, Синең сүзеңне көйли.
Син йөргән чакрымнардан, Эзләреңне эзләдем. Чалланган абзыйлар янында, Юксыңмы, дип күзләдем.
Син калдың хәтер түрендә, Калды гади сүзләрең. Чабата элдем түремә, Синең йортта күргәнен...
|