Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Чулманым
Алсу таңым - Чулманым! Әсир иттең бу җаным. Давылларга керәм, беләм Китәмен дә, кайтамын.
Сагыш ярым - Чулманым! Бармы ярсу ярларың? Канатланган хисләремдәй Җитәрме икән язларың?
Сары кайгым - Чулманым! Ярларыңны буйладым. Суларыңны сафлар өчен Ниләр икән уйларым?
Өмет җырым - Чулманым! Моңнарыңны тыңладым. Яшьләремә манчый-манчый Чыңлатып ла җырладым.
Бәхет көнем - Чулманым! Белмим, җаным, кайдамын? Сыкрый-сыкрый әрнимен дә Давылыңа кайтамын!
Давылларга керәм, беләм - Китәмен дә, кайтамын...
Источник: http://vk.com/muftikhuzin?w=wall38236198_850%2Fall |
Категория: Творчество | Добавил: mufti (10.09.2014)
|
Просмотров: 406
| Рейтинг: 5.0/2 |
|
|
|