Сагынганда уйлыйм каеннарны, Күл-елгалар җырын кабатлыйм. Телсез, гади табигатем генә Сатмый мине, шуны исбатлыйм!
Үткән кебек булам сукмагыннан - Һәр үләне дәшә, сәламли. "Кайттыңмы, әй, якташ", -дия Шыбыр-шыбыр җанны иркәли.
Җиле дә бит минем өчен исә, Кырау төшкән чәчтән сыйпады. "Кыйныйлармы, әй, якташ", - диеп Минем өчен әрнеп сыкрады.
Бу табигать телсез булырмы, әйт, Гадиме соң аның бәгыре? Ташлар булып, ташлар сыкраганда Ни эшли соң адәм бәгыре? Ниләр эшли, бәндәң, Әйт, Тәңрем!
...Язмыш мине кыйный, димә әле, Бер кыйналган бишкә торыр, ди!
Источник: http://vk.com/muftikhuzin?w=wall38236198_849%2Fall |