Таш баз. Бөтен ягы да ике аршин чамасыдар. Идәне дә, түшәме дә таштан. Ишек-тәрәзәсе бөтенләй юк.
Кинәт бу таш капчыкның капма-каршы ике почмагыннан ике елан килеп чыкты. Берсе ак, икенче чем кара. Ике яклап миңа ташланалар.
Аятел Көрси укыйм. Башка чара юк. Еланның карасы миңа һөҗүм итеп ташланган мизгелдә уянып киттем... Таң атып килә имеш. Озак кына уйлаганнан соң, үземә үзем тынычландыра торган фикер чыгардым. Ташлануын ташланды да, чага алмады ич! Шулай итеп бу төшне тыныч кына хәтер сандыгының бик ерак төбенә салып та куйдым.
Берникадәр вакыт үткәннән соң бу кыркыныч төш бөтенләй онытылып та куйды.
Сәбәбе булгандырмы, юкмы, әмма каты итеп йөрәк авырта башлады. Эш күп булуга сылтанып игътибар бирмәскә дә тырышып карадым. Атнага өч тапкыр район үзәгеннән башкалага Хуҗа чакыртып тора, кырыкмаса-кырык йомыш табып ике арада "чабып” тик йөрим. Иртә белән тагын юлга чыгасы бар, ә йөрәк шул кадәр кыса, тын алыр чама да калмады.
Аптырап "Ашыгыч ярдәм” бүлегенә таба юлландым. Ара ерак булмаганга, телефон аша чакыртып торуны "оятыма көч килер”, дип уйладым. Игътибар биреп карадылар, аппаратлар белән яздырып табиблар баш чайкый-чайкый тикшерде. Өтеп ала торган энәләре белән дару "төртә” дә башладылар, ниндидер кәгазьләр тутыралар.
Әллә яткызырга җыенасызмы, - дип сорый калдым.
- Салмыйча ни! Нигә шушы хәлгә җиткәнче килмичә йөрисез, - ди табиб.
- Юк, юк, туганым, минем һич вакытым юк, әле иртәгә башкалага барасым бар!
- Сез, хәзрәт, уйлап сөйлисезме? Башкалага түгел, йортыгызга да кайтып җитә алмавыгыз бар!
- Ходай кушмаганы булмас!
Рәхмәт әйтеп даруларын алдым да, кайтыр юлга чыктым. Әле бит таң белән башкалага да барасым бар.
Йөрәк авыртуы, тын кысуы гадәтигә әверелеп китте. Аңар бөтенләй игътибар бирмәс булдым. Бер бетәр әле, имеш.
Көз җитүгә чоланны сүтеп, яңаны эшләргә булдык. Шул вакыт гаҗәеп бер хәл була. Чолан почмагыннан кара чанта килеп чыга. Эчендә кара тукымага төрелгән нәрсәдер бар!
Кара мәчене, күрәсең тере килештер, чөнки мескеннең күзләре шар кебек ачык, гел пыяла диярсең, янып тора, шашлык пешерә торган тимер чыбыгына кидергәннәр!
Ярдәмчем елга буена төшереп, күмеп кайта. Бу чакта мин сәфәрдә идем. Кайткач гаҗәпләнеп сөйләделәр. Күп тә үтми аның кулы шешеп чыкты. Һич бер дару килешмәс булды. Аптырап беттек.
Шул чакта гына соңгы вакытта булган вакыйгаларны бер җепкә салып, тәфсилләп барлап чыктык.
Менә сиңа мә!
Сихыр түгел мени бу?
Елан да, мәче дә күз алдына килеп басты. Йөрәк авыруы да, кул шешүе дә тикмәгә генә түгел болай булгач. Шифасын да "Ашыгыч ярдәм”дә түгел, бәлкем Шифа аятьләреннән эзләргә кирәктер?
Атна кич иде. Гадәт буенча бу кичтә татарларда мунча ягыла. Юынып, госелләнеп чыкканнан соң намазлыкка утырдым.
...Шул ук таш капчык. Мин бүлмәнең уртасында торам. Кинәт йөрәк турысыннан, кабыргаларны аерып тере елан килеп чыкты да, "лап” итеп идәнгә килеп төште. Шул юлы, һич тукталмастан якындагы почмакка та шуыша. Почмакка җитәрәк башын күтәреп, каерылып карады да, кеше теле белән: "Монда чыдый торган түгел”, - дип дәште.
Сискәнеп уянып киттем. Таң җиткән. Иртәнге намаз бетүгә үземә үзем ачыш ясадым – ә йөрәк авыртуы бер тамчы да калмаган ич!
Туксанынчы еллар башы. Мин дин юлына, хезмәт юлына баскан чак...