- Безнең фикернең үзгәргәне булмады, Равил хәзрәтнең бу мәчетне вату буенча фикеренә каршы беренче тапкыр гына күтәрелмәдек, без һәрвакыт каршы чыктык. Үзебезнең бәяннәребезне җиткерә килдек. Җомга көнне мәчетне ишү сәясәте актив финишка чыгару сәбәпле, без калган мөфтиятләр белән элемтәгә кердек. Русия Үзәк Диния нәзарәте вәкилләре, башка төбәкләрдәге мөфтиятләр белән элемтәдә торабыз. Хәзерге вакытта без Русиядәге күпчелек имамнар имзасы белән уртак мөрәҗәгать кабул итәбез. Ул бәян матбугатка да чыгарылачак, информ агентлыкларга тапшырылачак. Һәм без аны Русия җитәкчелегенә, Татарстан президентына, Бөтендөнья татар конгрессына үз фикеребезне белдертертәчәкбез. Бүген кич белән безнең Голәмәләр Шурасы үтәчәк. Дин күзлегеннән мәчетне сүтәргә ярамаганын, аннан зыян киләчәге, каһәр төшәчәге турында фәтва чыгарылачак.
- Мәчетне сүтүдә ясалма сәбәпләрдән тыш, нинди сәбәпләр ята дип уйлыйсыз?
- Сәяси сәбәпләр. Илдәге мөселманнарны куертып, кайнатып тору, читтән кергән күрсәтмәләрне үтәү, аларга хисап ясау күренеше дә булып тора. Мәскәүдә татарларны танытып торган бердәнбер мәчетне җимерү – милләт каршында, тарихыбыз каршында, илебез каршында хыянәт дип саныйбыз. Башында акылы булган кеше мондый адымга бер дә юкка басмый. Димәк, аның артында тирән сәбәпләр, күп акчалар, зур сәясәт ята дип фаразларга мөмкин.
- Шулай ук төп сәбәпләрнең берсен – Кавказ факторы дип атыйлар.
- Күпчелек өлешне шушы фактор уйный дип уйлыйм. Бу безнең милләтебез өчен генә түгел, бөтен ил өчен халыклар арасындагы булган дуслыкны какшатуда төп факторның берсе булып киләчәктә торачак. Бу илебез халкының иминлегенә зур зыян салучы адым дип уйлыйм. Соңгы вакытта Равилнең Кавказ халыкларының, төркемнәренең түләүлеме-түләүсезме адвокат булып чыгуы, урынлы-урынсыз аларны яклап, бәяннәр белән чыгуы – безне, бигрәк тә, татар милләтеннән булган дин әһелләрен аптырашта калдыра, әлбәттә.
- Бер сүз белән әйткәндә, Равил Гайнетдин Кавказга сатылдымы?
- Татарча әйткәндә, шушылай сатылды.
- Ике яктан да мәчет язмышы хакында берәр төрле киңәшләшү, фикерләшү булмадымы?
- Нишләп ул безнең белән киңәшләшсен ди? Үзенең соңгы Татарстанда биргән интервьюларында әйтә бит: "Мине Кавказ республикаларының бер җитәкчесе Мәскәү мәчетендә вәгазьне татарча сөйләмәгез дип әйткәннән соң, без вәгазьләрне русчага күчердек”, — дип ачыктан-ачык әйтә бит. Аның бит авызына беркем сукмаган. Димәк, аның хуҗалары шул якта.
Бу нисбәттән Татарстан җитәкчелеге, татар конгрессы, Татарстан Диния нәзарәте һәм башка милли оешмаларның позициясен дә ишетәсебез килә. Татарстанга чакырып, Равил хәзрәткә мактау грамоталары тапшырып, аннан соң татар мәчетен ишүенә ниндидер караш аерым әйтелергә тиеш, дип уйлыйм.
Әңгәмәдәш Әмирхан ИСХАКЫЙ