Китсәң иде тизрәк, ашыгып, дип Без кайтасы соңгы юлга чыгып басканнар. "Бу дөньяда сиңа урын, ризык беткән, Синең өчен без яшәрбез", - диеп язганнар.
"Гүрең әзер, җиңсез күлмәк кистек, Җеназаңа килеп, җылап торырбыз! Бар, кит инде үзең Сөйгән янга, Без әлегә монда калырбыз...
Син дөньяда яшәп торган чакта, Сулаганда безнең һаваны, Безгә тиеш хөрмәт күргән саен Кара болыт каплый дөньяны.
Безгә лаек ризыкларны ашап, Без йөрисе юлдан йөргәндә, Тормыш ямен таба алмас булдык, Син дөньяга ызан салганда..."
Юк, бәндәләр, ашыкмагыз әле, Мәрсияләр язып куярга. Яка теккән күлмәк киям әле, Ашыкмыйм һич яшәп туярга.
Тәкъдиремдә булган ризык белән Мин әзермен сезне сыйларга. Салмыйк әле, бәндә, бер-беребезне Яман фикер, шомлы уйларга!
Без китәргә ашыкмыйбыз әле, Китәр өчен монда килмәдек...
23 апрель 2009 ел.
|