Күптән түгел район хастаханәсенә җиде яшьлек энемне йөрттем. Мәктәпкә керә. Әлеге дә баягы, бөтен җирдә чират. Килен белән икәүләп табиплар килгәнче үк ике ишеккә чират алдык. Саклыйбыз. Бер җирдә бармактан, икенчесендә тамырдан кан тапшырырга кирәк.
Шактый күп халык җыелды. Салмак тавыш белән сөйләшәләр. Чара юк, сабыр итеп көтәбез.
Яшь хатынын җитәкләп яшь мулла да килеп басты. Мине танып (рәхмәт инде) исәнләште. Укучым, как-никак...
Яшь айгыр шикелле урынында таптанып торды да, ашыгып чыгып китте. Хәләл җефете басып калды.
Күп тә үтми хәзрәт галиҗәнапләре шәфкать туташы ияртеп килеп җитте. Тегесе без таң тишегеннән саклап утырган ишеккә кереп югалды. Тиздән чыгып абыстайны ияртеп алып кереп тә китте!
Бар халык бер-берсенә карашып аптырашып калды. Шактые мине дә таный...
Кызарып, гарьлегемнән җир тишегенә керердәй булып башымны идем.
Озакламый минем дә нәүбәтем килеп җитте. Сабыйны җитәкләп кан алдырырга кердем...
Халыкта иман бар. Шигем һич юк, моңа иманым камил!
Муллаларның шундыйларныда оятлары юк икәнлеген үзләре рисвай кылып йөриләр.
Иманнарын Ходай гына белүче...
|