Мин сагынам үткән җәйләрне Кояш уйнап, искән җилләрне Агып киткән язгы суларны Мине эзләп чыккан дусларны.
Мин сагынам гүзәл көннәрне Күзен кыса торган йолдызларны. Яфракларын шыбырдатып кына Сәлам биреп торган гөлләрне.
Мин сагынам иске дусларны Елан кебек зәһәр дошманнарны Авылларны күмгән бураннарны Гарасатлы усал давылларны.
Сагынам, дуслар әнә шуларны...
|